Түрәләргә һәм махсус статуска ия башка затларга карата коррупциянең 56 эпизоды булган 19 җинаять эше ачылган. 2025 елда 447 гаепләнүче суд каршына баскан, бу үткән ел белән чагыштырганда 26 процентка артыграк.
Тәмамланган эшләр буенча килгән зыян 15 миллиард сумнан артып киткән, бу сумманың дүрттән өч өлеше кире кайтарылган.
Ришвәтчеләрнең 7 миллиард сумлык милкенә һәм акчаларына арест салынган.
Узган ел Татарстан тикшерүчеләре барлыгы 4509 җинаятьне тикшергән (2024 елда – 4323), аларның яртысыннан артыгы – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез