Газетага язылу

Татарстан төбәк экспорт стандартын алга таба үстерү өчен нигез булган төбәкләр арасына кергән

Республика төбәк экспорт стандартын (товарларны чит илгә чыгаруга ярдәм итү өчен чаралар комплексы) гамәлгә кертү буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә кергән.

Бу хакта Россия экспорт  үзәге генераль директоры Вероника Никишина Президент Владимир Путин белән очрашу барышында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан тәҗрибәсе төбәк экспорт стандартын алга таба үстерү өчен нигез булган төбәкләр арасына кергән. Бу исә республикада экспорт экосистемасы үсешенең югары дәрәҗәсен һәм тышкы базарларда эшли торган предприятиеләргә ярдәм итү механизмнарының нәтиҗәлелеген раслый.

Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге товарларын читкә җибәрә торган предприятиеләребезгә чит илләрдә партнерлар табуга, тикшеренүләр уздыру һәм күргәзмәләрдә катнашуга булыша. Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда республикадагы 2 меңгә якын кече һәм урта бизнес предприятиесе шушы үзәк ярдәменнән файдаланган. Нәтиҗәдә 76 компания 72 илдәге партнерлары белән контрактлар төзегән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре