Татарстан төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеш рейтингында өченче урынны саклап калган

Татарстан узган ел йомгаклары буенча “РИА Рейтинг” Икътисадый тикшеренүләр үзәге төзегән социаль-икътисадый үсеш рейтингында өченче урынны саклап калган.

Шулай итеп, республика узган елдагы (83 баллга якын) белән чагыштырганда күрсәткечләрен яхшыртып, 86,8 балл (100 баллдан) туплаган.
Күрсәткечләре үсүгә карамастан, Татарстанның рейтингтагы урыны үзгәрешсез калган. Рейтингта Мәскәү (95 баллга якын) һәм Санкт-Петербург (90,9 балл) лидерга әйләнгән. Татарстан –Идел буе федераль округыннан лидерлар унлыгына кергән бердәнбер төбәк. Округның башка субъектлары арасыннан Самара өлкәсе, 70,3 балл туплап, унберенче урынга чыккан.

Рейтингны төзегәндә, Росстат, Россия Финанс министрлыгы, федераль Казначылык хезмәте, Россия бюджеты системасының бердәм порталы һәм Россия Банкы мәгълүматлары исәпкә алынган.

Моннан тыш, республика 2025 елда Россия субъектларында инвестицион климатның торышы буенча илкүләм рейтингта икенче урынга чыккан. Татарстан Түбән Новгород өлкәсе белән икенче урынны бүлешкән.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина әйтүенчә, быел беренче кварталда төп капиталга инвестицияләр күләме 357,6 миллиард сум тәшкил иткән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 38,4 процентка күбрәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре