Татарстан төньяк циклоны йогынтысына эләгәчәк - салкынайта

Татарстанга антициклон үтеп керү сәбәпле, бик җылы һава урнашты. Бу көннәрдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +13...+18 градуска кадәр күтәрелде. Әмма һава торышы үзгәрә: озакламый республика төньяк циклоны йогынтысына эләгәчәк.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 13 апрельдә берникадәр салкынайта: көндез һава температурасы +8...+13 градус кына булачак. Төнлә +3...+8. Кыска вакытлы яңгыр көтелә. Якшәмбе – 14 апрельдә явым-төшем ихтималы аз. Көндез +9...+14, төнлә -2...+3 градус.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында көндезге сәгатьләрдә +10...+15 градус булачак. Шулай ук  яңгыр көтелә.

Сүз уңаеннан, белгечләр Татарстанда 20 апрельгә кадәр уртача һава температурасының нормадан 4 градуска югарырак булачагын фаразлый. Республика өчен бу чорда норма +5,9 градус, Казан өчен +6,3 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре