Татарстан 2024 елда 75,062 балл җыйган иде, 2025 елда – 76,646 балл. Шул ук вакытта беренче бишлеккә керүчеләр үзгәрешсез калган: беренчедән дүртенчегә кадәр урыннарны кабат Мәскәү (84,459 балл), Санкт-Петербург (84,211), Мәскәү өлкәсе (81,842) һәм Краснодар крае (77,054) алды.
Рейтингның икенче бишлегендә кайбер үзгәрешләр булган. Ростов өлкәсе алтынчы урынга күтәрелде, Ленинград өлкәсе җиденче урынга төште. Калининград һәм Самара өлкәләре элеккечә сигезенче һәм тугызынчы позицияләрне били. Унынчы булып Воронеж өлкәсе килә, бер ел элек ул 11 нче урында иде. Ә элек унынчы позициядә торган Ханты-Манси автоном округы – Югра бу юлы бары тик 17 нче булды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез