Газетага язылу

Татарстан төзелеш һәм ремонт буенча 50 республика программасына 77 миллиард сум юнәлдерәчәк

Татарстанда 2026 елда 50 республика программасы гамәлдә булачак.

Аларны финанслау күләме якынча 77 млрд сум тәшкил итәчәк. Әлеге акчаларга якынча 3 мең объект төзү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Алексей Песошин катнашында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Агымдагы елда министрлык гомуми финанслау күләме 17 миллиард сум булган биш илкүләм проектны һәм өч дәүләт программасын гамәлгә ашыруны күзәтәчәк. Бу юнәлешләр буенча федераль үзәк белән килешүләр имзаланган инде. Проект кысаларында 172 объектны, шул исәптән паркларны, мәктәпләрне, поликлиникаларны һәм мәдәният учреждениеләрен төзү һәм ремонтлауны күздә тотыла.

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты һәм аңа керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» проекты кысаларында 42 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырылган. «Экологик иминлек» илкүләм проекты Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, ә «Озак һәм актив тормыш» проекты биш поликлиниканы ремонтлауны тәэмин итәчәк.
«Гаилә» илкүләм проекты буенча да масштаблы эшләр каралган: Татарстанда ике балалар бакчасы төзеләчәк һәм алтысын ремонтлаячаклар, шулай ук биш китапханә, өч музей, ике театр һәм алты сәнгать мәктәбе яңартылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре