Бүген көндез Татарстанның Мөслим районында Мөслим – Иске Сәет трассасында юл-транспорт һәлакәте булды.
Республика Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, Volkswagen машинасының 56 яшьлек йөртүчесе төп юлдан бара торган KIA маркалы җиңел машинага юл бирмәгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә KIA машинасындагы 9 яшьлек кыз һәлак булган. Шулай ук KIA машинасындагы йөртүче һәм бер пассажир, Volkswagen машинасындагы дүрт кеше төрле травмалар алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә илткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез