Газетага язылу

Татарстан тупланма бюджетында физик затларның кеременә салым күләме 13 процентка арткан

Татарстан тупланма бюджетында физик затларның кеременә салым күләме 13 процентка арткан.

Бу хакта Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов әйтте.

Утырышта беренче укылышта 2027 ел һәм 2028-2029 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты каралды.

“Бу елның 1 октябренә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан тупланма бюджетына физик затларның кеременә салым 168 миллиард сум күләмендә керде. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, үсеш – 13 процент”, – диде ул. Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, 2026 ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 236 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип көтелә. “2027 елда Татарстан тупланма бюджетында физик затларның кеременә салым күләме 253 миллиард сум күләмендә фаразлана”, – диде министр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре