Гыйнвар – июль ае йомгаклары буенча Татарстан туучылар саны иң күп булган төбәкләр рейтингында 8 нче урынга чыккан.
Росстат мәгълүматларына караганда, республикада 7 ай эчендә барлыгы 20,2 мең бала дөньяга килгән. Рейтингта Мәскәү (70,1 мең бала) беренче урынга чыккан. Мәскәү өлкәсе (41,7 мең сабый) икенче урынны алган. Краснодар крае (29,5 мең) – өченче. Беренче бишлеккә шулай ук Санкт-Петербург (27,4 мең) һәм Төмән өлкәсе (24,8 мең) кергән.
Ә менә 275 сабый дөньяга аваз салган Ненец автономияле округында, Чукотка (304) һәм Магадан өлкәсендә (574) бу чорда туучылар саны барысына караганда да кимрәк булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез