Эшләнмәне Берләшкән Гарәп Әмирлекләре яшьләре өчен җайлаштырырга планлаштыралар. Бу хакта Россиянең «Знание» җәмгыятендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Проект авторлары - «Знание» җәмгыяте лекторлары, КИУ доцентлары Надежда Ванюхина һәм Маргарита Филатова-Сафронова – мәгърифәтчелек сәфәре барышында чит ил коллегаларына уенны тәкъдим итте. Алар Burjeel Medical City медицина үзәгендә һәм Абу-Даби университетында булды, анда Россия мәгърифәтчелек җәмгыяте эшчәнлеге һәм халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
«Ата-анага юл» уены гаилә коруга аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга, гаилә кыйммәтләрен үстерүгә һәм ата-ана булу җаваплылыгын аңлауга юнәлдерелгән. Аның белем бирү форматы медицина үзәгенең психиатрларын һәм клиник психологларын кызыксындырган.
Аерым алганда, генетика һәм сирәк авырулар үзәге директоры, клиник генетика буенча консультант, профессор Айман Әл-Хаттаб уенны инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә итәргә тәкъдим итте.
«Аңлы рәвештә ата-ана булу – киләчәк буыннарның иминлеге төзелә торган нигез. Уен аша без яшьләр белән үзләренә аңлаешлы телдә гаилә кыйммәтләре турында сөйләшәбез, аларга гаилә корганчы ук ата-ана булу җаваплылыгы турында уйланырга ярдәм итәбез. Нәкъ менә шуңа күрә безгә проектны киңәйтергә кирәк – һәм халыкара дәрәҗәгә чыгу монда бик әһәмиятле», - дип билгеләде Надежда Ванюхина.
Шулай ук укытучылар Абу-Даби университеты җитәкчелеге һәм профессор-укытучылар составы белән уртак проектлар перспективалары турында фикер алышты. Чит ил коллегаларында гаилә психологиясе һәм яшьләр белән агарту эше темалары аеруча кызыксыну уяткан.
«Чит илләрдәге хезмәттәшләр белән мәгърифәтчелек эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашу – ул безнең тәҗрибәләр турында сөйләү генә түгел, ә башка илләрдә охшаш бурычларның ничек хәл ителүен күрү мөмкинлеге дә. Мондый диалог ике якны да баета һәм уртак проектлар өчен яңа үсеш нокталары ача», – дип уртаклашты Маргарита Филатова-Сафронова.
Надежда Ванюхина һәм Маргарита Филатова-Сафронованың сәфәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә стажировка кысаларында узды. Агарту очрашуларыннан тыш, алар илнең медицина һәм мәгариф оешмалары эше белән таныштылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез