Бу эштә республика районнарыннан ведомство карамагындагы учреждениеләр актив катнашты, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Хәрби хезмәткәрләребез өчен агач материаллар һәм утын җибәрәбез. Шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм итәбез. Гуманитар ярдәм илтеп тапшыруда катнашабыз. Безнең мобилизацияләнгән хезмәткәрләр һәм башка егетләр сораган әйберләрне сатып алабыз», - дип сөйләде «Азнакай урманчылыгы» җитәкче-урманчысы Эдуард Чикуров.
Аның мәгълүматларына караганда, Азнакай урман хуҗалыгы һәм Азнакай урманчылыгы гына да 2 миллион сумнан артык шефлык ярдәме җибәргән.
2025 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы махсус хәрби операция зонасына блиндажлар һәм башка корылмалар төзү өчен 700 кубометрдан артык төрле агач материаллар җибәргән. Лисичанск һәм Рубежноега 150 кубометр күләмендә берничә партия агач материаллар тапшырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез