Татарстанда урман территорияләре 2395,2 километр озынлыкта янгынга каршы яңа полосалар белән ныгытылган. Эшләр билгеләнгән план буенча бара һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты максатларына ирешергә ярдәм итә. Бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
«Урманнарны янгыннарга каршы тәртипкә китерү – агымдагы елда безнең ведомствоның иң әһәмиятле бурычларының берсе. Әлеге чаралар урман янгыннары килеп чыгуны кисәтүгә, аларның таралуын чикләүгә һәм алар белән уңышлы көрәшү өчен шартлар тудыруга юнәлгән», – дип сөйләде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Аның сүзләренчә, урманнарда халык өчен ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмати стендлар, халыкның экологик грамотасын арттыру өчен аншлаглар һәм щитлар урнаштыру дәвам иттерелә.
Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау тармагы белгечләре мәгълүматы буенча, бүгенгә гамәлдә булган 4806,9 км озынлыктагы полосаларны карау башкарылган, бу билгеләнгән планга туры килә.
Янгынга каршы чаралар кысаларында гомуми озынлыгы 36 км булган яңа юллар төзү эшләре башкарылган һәм гамәлдә булган 149 км юлга реконструкция үткәрелгән. Әлеге күрсәткечләр планлаштырылган эшләр күләменең 32 һәм 35 процентын тәшкил итә. Бу чараларны тормышка ашыру ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга торган янгыннар санын киметүгә юнәлгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез