Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле (4нче класс) Татарстан Республикасында 22-24 июльдә шторм кисәтүе саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Күрсәтелгән чорда ылыслы яшь урманнарда, зарарланган урман участокларында, торфлы сазлыкларда, шулай ук үләне кипкән урыннарда һәм агач ябалдашлары астында учак ягу һәм ачык уттан файдалану катгый тыела.
Шулай ук тәмәке трубкасыннан кайнар көл, янып торган шырпы, сигарет ташлау, ау вакытында янучан яки пыскып яткан материаллардан пыж куллану, моның өчен махсус каралмаган урыннарда майланган яки янучан матдәләр сеңдергән материаллар калдырып китү тыела.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез