Татарстан урманнарында югары янгын куркынычлыгы режимы 15 октябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
«8 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә урманнарда югары янгын куркынычлыгы (4 класс) саклана, 10 октябрьдән төньяк-көнчыгышта урыны белән урманнарда гадәттән тыш куркынычлык (5 класс) көтелә», – диелә хәбәрдә.
Күрсәтелгән чорда ылыслы яшь үсентеләрдә, зыян күргән урман участокларында, торф сазлыкларында, шулай ук корыган үләнле җирдә һәм агач төпләрендә ут ягу һәм ачык ут куллану тыела.
Янган шырпыларны, тәмәкеләрне һәм тәмәке суыру трубкаларыннан чыфккан кайнар көлләрне ыргыту, ау вакытында янучан материаллардан ясалган пыжларны куллану, шулай ук майланган яки янучан матдәләр сеңдерелгән материалларны махсус булмаган урыннарда калдыру тыела.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез