29 майдан Татарстан урманнарында югары дәрәҗәдәге – 4 класслы янгын куркынычы көтелә. Бу хакта “KazanFirst” Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аянычлы нәтиҗәләрен бетерү буенча бердәм дәүләт системасы (РСЧС) хәбәренә таянып яза.
Татарстанда яшәүчеләргә урманга бармыйча тору тәкъдим ителә. Шулай ук мондый режимның гамәлдә булуы вакытында учак яну, ачык уттан файдалану, урман аланнарында, бакчалар һәм кырларда корыган үлән яндыру тыела.
 Урманнарда югары дәрәҗәдәге янгын куркынычы 29 майдан 2 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Татарстанда яшәүчеләрне балаларын ялгыз калдырмаска, шулай ук өлкәннәр һәм авыруларга ярдәм итәргә өндиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез