Республика Үзәк сайлау комиссиясе, җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан, республика парламентына сайлау турында халыкка өстәмә мәгълүматлар җиткерү өчен, янә “ИнформУИК” проектын башлап җибәргән.
Проект Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән кебек республиканың зур шәһәрләрендә гамәлгә ашырылачак. Ул Татарстанда теләсә кайсы дәрәҗәдәге сайлау алдыннан халыкны мәгълүматлы итү буенча киң колачлы эшнең бер өлешенә әйләнәчәк.
“ИнформУИК” проекты кысасында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары, шулай ук волонтерлар халык күп йөри торган урыннарда – зур предприятиеләрнең “проходной”ларында, мәйданчыклар, сәүдә үзәкләре, парк, сквер, яр буйларында сайлау турында белешмәлекләр өләшәчәк, тавыш бирү рәвеше һәм вакыты турында сөйләячәк, сайлауга чакырачак”, – дип билгеләп үткән Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев.
Проектта катнашучыларны ак курткаларыннан, Дәүләт Советына сайлау көне логотибы сурәтләнгән футболка һәм бейсболкаларыннан әллә кайдан ук танырга мөмкин булачак.
Җәмәгать урыннарында халыкка мәгълүмат җиткерү нокталары да сайлау символикасы белән бизәлгән. Проект 15еннән 30 августка кадәр гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез: җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә үткәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез