Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе бюллетеньнәрне санау кайчан тәмамланачагын әйтте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлауларның беренче нәтиҗәләрен кайчан көтәргә икәнен әйтте.

- Бездә 4 сайлау кампаниясе. Иң авыр санау Түбән Камага эләгә, чөнки биредә дүрт сайлау кампаниясе дә булды. Без бюллетеньнәрне озаграк санаячакбыз. Президент һәм муниципаль депутатлар сайлау булган җирдә тизрәк санаячаклар, - диде ул. - Тавышларның ничек саналуын күзәтәчәкбез.

Андрей Кондратьев әйтүенчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе республика халкының активлыгын билгеләп үткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сайлау Андрей Кондратьев тавыш бирү

Көн хәбәре