Республика Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы яшьләр советы әгъзалары - «Атмосфера» проектында катнашучылар массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда сайлаулар турындагы язмаларны реаль вакыт режимында күзәтеп торалар, сайлаучыларның фикерләрен, сайлау участокларындагы хәлләр турындагы хәбәрләрне анализлыйлар, телефон аша тавыш бирү турында белешмә мәгълүмат бирәләр.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә кайнар линия телефоны эшен дәвам итә: +7 (843) 292-84-33.
Шулай ук түләүсез федераль номер да бар: 8-800-200-00-20.
Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык.
Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.
Татарстанда барлык сайлау участоклары 8:00дән 20:00га кадәр эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез