Татарстан узган елда керемнәрнең үсүе буенча төбәкләр рейтингында алдынгылыкка чыккан

Татарстан Республикасы 2024 елда салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше буенча лидер төбәкләр исәбенә кергән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Хисап палатасы мәгълүматларына таянып яза.

Бары тик дүрт төбәктә генә керемнәрнең 55 проценттан күбрәккә артуы теркәлгән. Алар исәбенә, Татарстаннан тыш, Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсе кергән. Тулаем ил буенча күпчелек төбәкләрдә керемнәрнең артуы билгеләнгән.

Ә менә Кемерово, Мурманск, Төмән һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, шулай ук Якутия һәм Бурятиядә керемнәр кимегән.
Моннан тыш Татарстан бюджет профициты күләме ягыннан Россия төбәкләре өчлегенә кергән. Узган елда ул 21,8 миллиард сум тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре