Татарстан үзизоляция режимына кире кайтырга планлаштырмый

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу аркасында яңа чикләүләргә һәм үзизоляция режимына кире кайтуга сәбәпләр юк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

- Соңгы тәүлектә ачыкланган коронавируслы 28 очрак - хезмәт коллективларындагы, гаиләләрдәге очраклар. Бездә авыруның күпләп, төркем-төркем таралуы күзәтелми. Бу үзизоляция режимына кайту һәм яңа чикләүләр кертү өчен нигез бирми, - диде ул. - Авырып китүчеләр арасында даими рәвештә битлек киеп йөрүчеләр аз.Бу профилактик чараларның нәтиҗәле булуын күрсәтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре