Адреслы ярдәмне гаиләнең конкрет ихтыяҗлары, гариза буенча ТР шефлыкка алган шәһәрнең гуманитар үзәгендә Татарстан ярдәме белән җыйганнар.
Гаиләдә – өч бала. Иң кечесенә – бер яшь, олы кызларына - җиде яшь, көз көне ул беренче сыйныфка бара. Аңа рюкзак һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Барлык балаларга уенчыклар, акыл сәләтен үстерә торган җыелмалар, балалар ризыгы һәм иң кечкенәсенә подгузниклар тапшырдылар. Шулай ук көнкүреш техникасы, азык-төлек, көнкүреш химиясе җыелмалары, урын-җир һәм кием-салым да алып килгәннәр иде.
«Бүген бик күп бүләкләр алып килдек. Балаларның күңеле булды. Ул гына да түгел, алар безгә дә бүләкләр тапшырды, без дә буш кул белән кайтмыйбыз», - диде Виктория Горбенко.
Аның сүзләренчә, Салтыковлар гаиләсе - адреслы программа кысаларында ярдәм күрсәтелгән уникенче гаилә. Лисичанскиның күп балалы гаиләләре гаризалары буенча эш дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез