Татарстан волонтерлыкны үстерүгә 5 миллион сум алачак

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Россия Яшьләре) «Игелекле эшләр төбәге» федераль конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстан җиденче тапкыр җиңүчеләр рәтенә керә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында ирекле хәрәкәтне үстерүгә 2026 елда 5,1 млн сумга якын акча алачак. Җиде ел эчендә ярдәмнең гомуми суммасы 45,6 млн сум тәшкил иткән.

«Татарстанда барлык социаль әһәмиятле чаралар безнең волонтерлар катнашында уза. Узган елда 298 меңнән артык волонтер 5 меңнән артык чараны оештыруда ярдәм иткән. 2023 елда Россиядә волонтерлар өчен беренче профильле «Добрый» балаларны сәламәтләндерү лагере ачылды. 2023 елдан башлап «Яхшылык. Үзәкләре»н – иҗтимагый үсеш һәм волонтерлык, хәйрия һәм гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәкләрен ачу буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта 31 «Яхшылык. Үзәкләре» ачылган. Үзәкләр социаль һәм гражданлык инициативаларын үстерәләр. Без Татарстанда иреклеләр эшчәнлеге илдә иң яхшыларның берсе булуы белән горурланабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

2026 елда акчалар Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү дәүләт программасы составында ирекле эшчәнлекне үстерү буенча төбәк проектын көчәйтүгә юнәлдереләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре