Татарстан вузларына 22 меңнән артыграк бюджет урыны бирелгән

2024-2025 елларга Татарстанның югары уку йортларына 22 меңнән артыграк бюджет урыны бирелгән. Соңгы 3 ел эчендә аның саны 5 проценттан күбрәккә арткан. Бу хакта “Татар-информ” мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә таянып яза.

“Вузларга бюджет урыннарын Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча бирә”, – дип билгеләп үткән министр.
Аның сүзләренә караганда, бюджет урыннары күләме һәм структурасы төбәкнең кадрларга ихтыяҗыннан чыгып булдырыла.

Министр әйтүенчә, республиканың 3 зур югары уку йорты: Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты һәм Тополев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИ 70 процентка якын бюджет урынын алган.

“Бюджет урыннары башлыча инженер-техник юнәлешләргә һәм педагогика туры килә. Узган уку елында да шулайрак булган иде”, – дигән ул.

Югары уку йортларына керү өчен документлар тапшыру кампаниясе 20 июньдә башланды. Аларны 45 вуз, шул исәптән 28 дәүләт вузы кабул итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре