Татарстан вузларында бюджет урыннарының 10 проценты Россия Геройларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына биреләчәк

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы быелгы уку елына Татарстан вузларына 21 меңнән артыграк бюджет урынын бүлеп биргән. Шуның кимендә 10%ы, ягъни 2,1 мең урын Россия Геройлары һәм махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен билгеләнгән. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта белдергән.

“Махсус квота кысасында һәлак булган, имгәнгән яки авыру алган хәрби хезмәткәрләрнең, хезмәткәрләрнең балалары сынаулардан башка гына укырга керәчәк. Бары тик иҗади яки һөнәри юнәлеш буенча гына өстәмә сынаулар булачак”, – дигән министр.

Ә инде аерым квота кысасында Россия Геройлары һәм өч Батырлык ордены белән бүләкләнүчеләр, шулай ук Украина, Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары укырга керәчәк.

Татарстанда 45 югары уку йорты, шул исәптән 28 дәүләт вузы абитуриентларны кабул итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре