Хәзерге вакытта система республикадагы тугыз вузда тәҗрибә рәвешендә эшли.
Цифрлы ID – ул «Госуслуги» порталындагы хисап язмасы нигезендә төзелгән QR-кодтан гыйбарәт. Әлеге хезмәт смартфонны электрон студент билеты яки зачет кенәгәсе буларак файдалану, шул исәптән, мисал өчен университетка кергәндә студент булуыңны раслап күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез