Газетага язылу

Татарстан «Хәләл» комитеты һәм Мәскәү экспорт үзәге хезмәттәшлек турында килеште

Мәскәүдә узучы «Алтын көз» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Мәскәү экспорт үзәге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Меморандумны Мәскәү экспорт үзәге директоры Виталий Степанов һәм комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников имзалады.

Документ Мәскәү экспорт үзәге ярдәмен алучы һәм үз продукциясен чит ил базарларына чыгарга әзерләүче компанияләрнең Татарстан комитетында «Хәләл» халыкара стандартларына туры килү сертификациясен 15 процентка кадәр ташлама белән узу мөмкинлеген күздә тота.

Килешү башкала җитештерүчеләренә «Хәләл» стандарты буенча комитет сертификаты танылган Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм башка регионнар базарларына чыгу өчен өстәмә мөмкинлекләр ача.

Сертификатны Испания, Согуд Гарәбстаны, Индонезия, Көньяк Африка Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Нигерия, Япония, Таиланд, Катар, Күвәйт, Иордания, Бәхрәйн, Малайзия, Белоруссия, Казахстан, Оман һәм Кыргызстан кебек илләр таный, диелә хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре