Сервистан «Тормыш ситуацияләре» бүлегендә файдаланып була. Ул Дәүләт юридик бюросы белгечләре белән оператив рәвештә элемтәгә керергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Татарстан Юстиция министрлыгына сылтама белән «Татар-информ».
Яңа цифрлы инструмент хокукый ярдәм алу процедурасын гадиләштерә һәм мошенникларга юлыгу куркынычын киметә. Шәхси кабинет аша юристка кабул итүгә язылырга, телефон аша яки онлайн-форматта консультация алу вариантларын сайларга мөмкин.
Заманча сервисларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
Сервистан ничек файдаланырга:
- «Дәүләт хезмәтләре» порталында авторизация узыгыз һәм хисап язмасын раслагыз. Тормыш ситуацияләре каталогында «Бушлай юридик ярдәм алу» бүлеген сайлагыз.
- Гариза җибәрүченең яшәгән төбәген һәм шәхси мәгълүматларын күрсәтегез. Әгәр мөрәҗәгатьне кешенең вәкиле рәсмиләштерә икән, аның вәкаләтләрен раслый торган документны теркәргә, шулай ук ташламалы категорияне сайларга кирәк.
- Шәхси мәгълүматларны һәм теркәлү адресын тикшерегез. Яшәү урыны белән теркәлү адресы төрле булган очракта, актуаль адресны күрсәтегез. Кирәк булса, ташламалы статусыгызны раслый торган документларны беркетегез.
- Ситуацияне җентекләп тасвирлагыз һәм мөрәҗәгать белән бәйле документларны теркәгез.
- Консультация алу өчен уңайлы форматны сайлагыз – шәхсән килү, телефон аша сөйләшү яки онлайн форматта ярдәм алу. Кабул итүгә язылыгыз.
Консультациягә килгәндә үзең белән паспорт, бушлай юридик ярдәм алу хокукын раслый торган документ, шулай ук эшкә кагылышлы материалларны алып килергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез