Татарстан халкы яңа һөнәрне бушлай үзләштерә ала

Татарстан Республикасында «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Федераль бюджет хисабына төрле категориядәге гражданнар, шул исәптән 50 яшьтән өлкәнрәкләр, инвалидлар, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, эшсез һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче аналар өчен укыту оештырылган» – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

950дән артык кеше төрле программалар буенча укырга керешкән. Яңа белемнәрне актив рәвештә 50 яшьтән өлкәнрәкләр ала. Аларның саны 146. Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында шулай ук 205 махсус хәрби операциядә катнашучы, эшсез татарстанлылар һәм бала карау буенча ялда булучылар бар.

Хәзерге вакытта 100дән артык программа эшли. Иң популяр юнәлешләр исәбенә IT, программалаштыру, пилотсыз очу аппаратларын эксплуатацияләү, эшче һөнәрләр (программа белән идарә итә торган станоклар операторы, станокларны көйләүче, слесарь, эретеп ябыштыручы һ.б.) керә. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсе өчен кадрлар әзерләү дә актив алып барыла.

«Быел «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында биш меңнән артык кеше кирәкле белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин. 2024 елда бушлай укудан 4385 татарстанлы файдаланган», – дип билгеләп үтте төбәк мәшгульлек хезмәте җитәкчесе Тимур Муллин.

Белем алуга гаризаны «Работа в России» бердәм цифрлы платформасы аша бирергә мөмкин. Барлык этапларда һәр катнашучы белән белгеч элемтәдә тора. Бу сыйфатлы ярдәм күрсәтүне һәм программаны уңышлы тәмамлауны гарантияли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре