«Безнең бурыч – халыкка хезмәт күрсәтүне мөмкин кадәр гадиләштерү. Моның өчен тормышның һәр ситуациясе буенча актив хезмәт күрсәтүне үстерергә һәм гамәлгә кертергә кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Сервис түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлекләре турында тулы мәгълүматны үз эченә ала һәм дәүләт юридик бюросына турыдан-туры электрон форматта мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хәбәр итүләренчә, кушымтадан файдалану өчен билгеле бер банкның клиенты булу мәҗбүри түгел. Кушымтаны йөкләү дә җитә, һәм «Юридик ярдәм» сервисының барлык функцияләре кулланучыларга тулы күләмдә ачык булачак.
Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик сүзләренчә, сервиста 8 тематик блокны үз эченә алган «Тормыш вазгыятьләре» махсус бүлеге булдырылган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен мәгълүматка аерым игътибар бирелгән, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез