Газетага язылу

Татарстан халкын бозлавык турында кисәттеләр

Бүген иртәдән республикада бозлавык көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе республика халкын иминлек чараларын үтәргә чакыра.

Юл аша чыкканда мөмкин булган очракларда җир өсте яки җир асты җәяүле кичүләрен куллану киңәш ителә. Балаларны күз уңында тоту, авыру һәм өлкән туганнарга ярдәм күрсәтү мөһим.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итегез, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре