Татарстан халкын һава торышында кискен үзгәрешләр булу сәбәпле, сак булырга чакыралар

Гидрометеорология үзәгеннән шторм кисәтү килү сәбәпле, Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин министрлык, ведомство һәм оешма җитәкчеләренә тиешле чаралар үткәрү турында хат юллады.

Татарстанда 7 июньдә төнлә һәм көндез, 8 июньдә төнлә бик көчле яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә. 7 июньдә республиканың көнчыгыш районнарында яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

7 июньдә көндез һәм 8 июньдә төнлә Казанда җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында аварияләр, төзелеш һәм реклама конструкцияләре җимерелү, агачлар аву, башня краннары җимерелү, кешеләрне яшен сугу куркынычы арта, дип кисәттеләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре