Газетага язылу

Татарстан халкына газ хезмәткәрләрен кертмәгәннәре өчен 5 мең сум штраф салынды

Алабуга һәм Әгерҗе шәһәрләрендә алты фатир хуҗасы газ җиһазларын тикшерү һәм хезмәт күрсәтү өчен белгечләрне кертмәгән. Моның өчен һәрберсенә 5 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Тагын бер охшаш хәл Чаллыда булган: бер фатир хуҗасы газ хезмәткәрләрен кертмәү өстенә, техник хезмәт күрсәтүгә килешү дә төземәгән.

Исегезгә төшерәбез, газ җиһазларын елга бер тапкырдан да ким булмаган ешлыкта тикшерергә кирәк. Белгечләрне кертмәү штрафка гына китерми, ә бөтен йортның куркынычсызлыгына да яный ала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре