Газетага язылу

Татарстан халкына пенсия күләмен исәпләү тәртибен аңлаттылар

Минималь билгеләнгән хезмәт стажы һәм пенсия баллары булган татарстанлылар иминият пенсиясе ала ала. Аның күләме ничек исәпләнүе турында «Татар-информ» хәбәр итте.

Иминият пенсиясен алу өчен кешенең кимендә 15 ел стажы һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш. Җитәрлек стажы һәм баллары булмаган гражданнар социаль пенсия генә ала ала. Аның күләме азрак, шулай ук мондый пенсиягә соңрак чыгалар.

Иминият пенсиясе күләмен исәпләү өчен түбәндәге формула кулланыла: пенсия күләме = фиксацияләнгән түләү + (пенсия баллары саны × пенсия баллы бәясе).

2026 елда фиксацияләнгәнт түләүнең күләме 9584,69 сум тәшкил итә. Ул стажга һәм пенсия балларына бәйле түгел. Быел бер пенсия баллының бәясе 156,76 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Баллар саны кеше рәсми рәвештә күпме эшләүгә һәм нинди хезмәт хакы алуга карап исәпләнә.

Мәсәлән, Татарстанда яшәүче кеше гомере буена барлыгы 35 ел эшләгән һәм 130 пенсия баллы җыйган. Быел аның пенсиясе түбәндәге формула буенча исәпләнә: 9584,69 + (130 × 156,76) = 29 963,49 сум.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре