Газетага язылу

Татарстан халкына шәхси машиналарда юлга чыкмаска киңәш итәләр

Һава торышы начар булу сәбәпле, татарстанлыларга шәхси автотранспортта йөрүдән баш тартырга киңәш иттеләр.

Әгәр кая да барырга кирәк икән, Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә тизлек режимын төгәл үтәргә, башка автомобильләргә кадәр интервалны арттырырга, юлда кискен маневрлар ясамаска киңәш итәләр.

Шулай ук җылы кием, зарядлы телефон һәм минималь инструментлар җыелмасы булырга тиеш.

Штаттан тыш вәзгыять булганда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән (843) 5 333 888 номеры буенча элемтәгә керергә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре