– Төркемебезнең төп аермасы шунда: хәрбиләрнең барлык туганнары һәрвакыт безнең белән элемтәдә тора. Безгә бу зур канәгатьлек хисе китерә. Алсу – бик тыйнак һәм тәрбияле ана. Аның улы Айрат хәзер безнең белән, аңа тизрәк савыгып, аякка басуын телибез, чөнки хәзер, каты яраланганнан соң, дәвалана. Алсу – герой-ана кебек, сәхнәгә елмаеп чыга, аңа үзенең борчуларын-кичерешләрен ничек тә тамашачыга күрсәтмәскә кирәк. Сынауларны уздырып җибәрү өчен барыбызга да сабырлык, көч бирсен, – дип сөйләп үткән гуманитар йөкләр әзерләп, махсус хәрби операция зонасына алып килергә ярдәм итүче волонтер Мәүлия Сәлахова.
Ул артист улының тәгаен нинди әгъзасы яралануын әйтмәгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез