Татарстан халыклары ассамблеясендә мигрантларның тәртибе турында сөйләштеләр

Татарстан халыклары ассамблеясының президиум утырышында чит илдән килгән кешеләр белән эшне көчәйтү турында сөйләштеләр.

Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ассамблея рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Аның сүзләренә караганда, 175 милләт вәкиле яшәгән республика – милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык үрнәге. Алар барысы да тыныч яшәсен, иҗтимагый тормышта катнашсын, үз телләрен һәм гореф-гадәтләрен сакласын, үстерсен өчен мөмкинлекләр җитәрлек. «Безнең бурыч – әнә шул тынычлыкны саклау. Моның өчен ватандашларыгыз белән эшне көчәйтергә кирәк. Ә республикага эш эзләп килгән мигрантлар саны арта», – диде парламент башлыгы милли диаспораларның җитәкчеләренә. Нәтиҗәсе булсын өчен, бер телдә сөйләшә һәм аңлаша белү шарт. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстандагы милли-мәдәни берләшмәләрнең абруен күтәрергә кирәк.

Республикада миграция законнарының үтәлеше турында утырышта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары, эчке сәясәт буенча департамент башлыгы Руслан Мөхәрләмов, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марат Галиев, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Солтанов сөйләде. Хәл ителәсе эшләр җитәрлек. Ә милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре фикеренчә, чит ил кешеләрен эшкә чакыралар икән, эре сәнәгать предприятиеләре һәм кече бизнесның алар өчен җаваплылыгын да арттырырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре