Газетага язылу

Татарстан хәрби комиссариатында электрон повесткаларның кемнәргә җибәрелүен аңлаттылар

Алар чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтәргә тиешле кешеләргә, шулай ук хезмәт итеп кайтып, запаста булганнарга да килергә мөмкин.

Запастагы хәрби хезмәткәрләр категориясенә керүчеләрне хәрби комиссариатларга мәгълүматларны – мисал өчен, эш урыны, яшәү җире, гаилә хәле яисә сәламәтлек торышын – ачыклау һәм чагыштыру өчен чакыралар.

Повестка җибәрелгәнлеге турындагы мәгълүмат гомумкулланылыштагы Повесткалар реестрына кертелә. Сәбәпсез килмәгән очракта, 20 көн узгач, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә, гражданга карата вакытлыча чикләү чаралары кулланыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре