Татарстан хәрбие дәүләт бүләгенә лаек булды

Апас егете, махсус хәрби операциядә катнашучы Ранис Җамалиев Россия Президенты карары белән Жуков медале белән бүләкләнде.Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

«Солдат елларымда да Чечня Республикасында булырга туры килде. Кайнар нокталарны күргән кеше буларак, хәбәр көттем. Ләкин мине чакыручы булмады. Хәрби комиссариатка үзем бардым. Хәрби тормышының төрле чагы була. Кырларда, урманда, агачлыкларда да яшәргә туры килде. Бөтен Украинаны әйләнеп чыктык дисәк тә ялгыш булмас», - ди Ранис.

Ранис бүгенге көндә рота старшинасы. Хәбәрләре дә еш килеп тора. Әле яңа гына әти-әнисе янына да кайтып китте.

«Мин батыр ул үстерүем белән горурланып яшим. Исән-сау булып, тизрәк бөтенләйгә өйгә кайтуын телибез», -  журналист Ришат Җамалиев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре