Татарстан Балалар республика клиник хастаханәсендә ике көн эчендә ике белгеч вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
Шамил Тәхаутдинов 72 нче яшендә бакыйлыкка күчкән. 47 елдан артыграк гомерен балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган. 1978 елдан балалар табиб-урологы, 1994 елдан – урология бүлеге мөдире, 2020 елдан – кече яшьтәге балалар хирургиясе бүлегендә табиб-хирург булып эшләгән.
“Балалар урологиясе “йолдызы” дип йөртәләр иде аны. Россиянең төрле почмакларыннан нәкъ менә Шамил Касыйм улы янына операция ясатырга киләләр иде. Ул могҗизалар тудырды. Үзенең укытучылары белән бергә республикада балалар хирургиясенең чишмә башында торган; укучылары арасында Татарстанның район үзәк хастаханәләре хирурглары да, Мәскәү профессорлары да бар, – дип сөйләп үткәннәр ДРКБда.
Татьяна Гыйбадуллина исә озакка сузылган каты авырудан соң 50 яшендә вафат булган. 1993 елдан бирле балалар республика клиник хастаханәсендә башта шәфкать туташы, ә 2012 елдан – казналык-бит хирургиясе бүлеге өлкән шәфкать туташы вазыйфасында хезмәт куйган.
 “Изге күңелле, якты кеше иде, һәрвакыт коллегаларына ярдәмгә ашыкты, беркайчан да читтә калмады. Татьяна Николаевна, бөтен күңелен эшкә биреп, зур ихтирам-хөрмәт казанды. Аның нәни сырхаулар һәм аларның әти-әниләре белән уртак тел табу осталыгы авыр минутларда нык ярдәм итте. Коллегабызның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр”, – ди Татьянаның хезмәттәшләре.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез