Нәтиҗәләр «Җитештерүчәнлек 360» VII федераль форумында игълан ителде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының телеграм-каналында.
Рейтинг хезмәт җитештерүчәнлеге культурасын үстерү күрсәткечләренең үтәлешен, инфраструктурадан файдалануны һәм дәүләт ярдәме чараларын исәпкә алып формалаштырыла. Шулай ук «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты составына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыручы субъектларның нәтиҗәлелеге һәм дисциплинасы бәяләнә.
Хәзерге вакытта федераль проектта Татарстанның 37 районыннан 339 реаль сектор предприятиесе катнаша. 6 мең кеше сакчыл җитештерүнең төп инструментларына өйрәнгән. Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, катнашучы предприятиеләрнең 63 проценты хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра алган.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» төбәк проектын җитәкләүче премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, республика башкарылган эшенә югары бәя бирүләре өчен рәхмәтле.
Аның сүзләренчә, Татарстан гадәттәгечә амбициоз максатлар куя һәм аларга ирешергә омтыла, шулай ук катнашучы компанияләр уздырыла торган чаралардан максималь файда алсын өчен проектларны гамәлгә ашыру сыйфатын яхшыртырга планлаштыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез