Татарстан хирурглары 14 яшьлек кыздан 6 литрлы шеш алган (ФОТО)

Эче күпереп, бик нык авыртканлыктан, 14 яшьлек кызны күрүгә үк ДРКБ табиблары анда киста булу ихтималын шәйләгән. Азнакай районы Үзәк хастаханәсе (участок табиблары – педиатр һәм гинеколог аны шунда җибәргән) табиблары да балага шундый башлангыч диагноз куйган булган.

Республика хастаханәсе белгечләре, шул исәптән табиб-гинеколог, УЗИ һәм РКТ тикшеренүләре уздырганнан соң, чыннан да, кызның сул як күкәйлегендә киста барлыгын раслаган һәм баланы шундук операциягә әзерләүгә керешкән.


- Безнең табиблар баланың органын саклап калган хәлдә, 6 литр сыекчалы шешне алуга иреште. Шөкер, операция барышында күздә тотылмаган кыенлыклар килеп чыкмады. Операциядән соң кызның хәле тиз арада яхшырды. Без аны инде өенә кайтарып җибәрдек, – ди табиб-балалар хирургы Рөстәм Исмәгыйлов.
Баксаң, биредә елына 40лап сырхауга шундый операцияләр ясала икән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от ДРКБ Казань (@drkb_kazan)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре