Татарстан Хөкүмәте Дәүләт Советы утырышында 2024 елгы эшчәнлеге турында хисап тотачак

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышы башланды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – депутатлар Татарстан Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны караячак. Докладны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә.

Татарстан Министрлар Кабинетының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны парламентка Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кертте. Документ барлык профильле комитетлар утырышларында каралды.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы ун мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика һәм өч федераль закон проекты. Шул исәптән, беренче укылышка «Физик культура һәм спорт турында», «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм турында», «Мәдәният турында», «Мәгариф турында» Татарстан законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары әзерләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре