Газетага язылу

Татарстан Хөкүмәте һәм Удмуртия Хөкүмәте арасында киләсе ике елга чаралар планы имзаланды

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Удмуртия Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2026-2028 елларга чаралар планы имзаланды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имзалау Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов белән очрашуы барышында узды.

 «Узган ел безнең товар әйләнеше 35 миллиард сумнан артып китте, зур булмаган үсеш күрсәтте. Шуңа да карамастан, бездә аны арттыру өчен мөмкинлекләр күп әле. Без һәрвакыт мәгариф һәм фән, яшьләр сәясәте, мәдәният кебек юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашырга әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов, хезмәттәшенә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Рәисе шулай ук «ЗаказРФ» федераль сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга һәм Удмуртиядә «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы базасында «Төбәк маркетинг үзәге» системасын кертергә тәкъдим итте.

«Удмуртия Республикасы – Татарстанның иң якын күршесе. Сезнең республикада 68 меңләп ватандашыбыз яши. Алар үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу белән кызыксыналар. Бу мөмкинлекне тудырганыгыз һәм бу эштә аларның омтылышын хуплаганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре