Татарстан Хөкүмәте COVID-19 пандемиясе чорында кертелгән чикләүләрне һәм ярдәм чараларын гамәлдән алган. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
Шулай итеп, 88 боерык һәм карар үз көчен югалткан. Аерым алганда, табибларга кызыксындыру максатындагы түләүләр, коронавирус таралуны кисәтү чаралары, чир таралуга каршы көрәшү мәсьәләләре буенча проектлар, актлар әзерләү тәртибе турында төрле документлар.
Шулай ук битлек режимы, QR-кодлар, үзизоляция турындагы документлар үз көчен югалткан.
 Исегезгә төшерәбез: 13 июньдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, эпидемиологик вазгыятьнең тотрыклылануы сәбәпле, республикада инфекциягә бәйле көчәйтелгән әзерлек режимын юкка чыгарды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез