Татарстан хуҗалыклары авыл хуҗалыгы продукциясен сатып 150 млрд сумнан артык акча эшләгән

Татарстан хуҗалыклары тугыз айда авыл хуҗалыгы продукциясен сатып 154 миллиард сум акча эшләгән. Шуның 107,4 миллиард сумы – терлекчелек продукциясеннән кергән. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Бу хакта киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Сөт сатудан 56,5 миллиард сум кергән. Бу узган елның тугыз ае белән чагыштырганда 33 процентка күбрәк. Терлекчелек һәм кошчылыктан 43,3 миллиард сум акча кергән, бу 14 процентка күбрәк. Шул ук вакытта йомырка сату күләмнәре 4 процентка арткан, әмма керем 2024 елга караганда нибары 83 процент тәшкил иткән. Бу сату бәясе 1 сум 87 тиенгә кимү белән бәйле», - дип китерә Баязитовның сүзләрен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, гыйнвардан сентябрьгә кадәр төбәктә 1,4 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Савым буенча лидерлар арасында Әтнә, Мамадыш, Минзәлә һәм Кукмара районнары бар.

«Алар 78 процент үсеш күрсәткән. Бу – заманча сөтчелек комплексларында алдынгы технологияләрне кертү дәрәҗәсе югары булган районнар. Шул ук вакытта 15 районда сөт савымы күрсәткечләре начар», – дип ассызыклады ул.

Баязитовның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерүдә яхшы нәтиҗәләргә заманча терлекчелек комплекслары төзү нәтиҗәсендә ирешә. Быел 2,5 мең башка исәпләнгән җиде сөтчелек комплексы эшли башлаган. Тагын 20 мең баш сыерга исәпләнгән 28 инвестиция проекты гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре