Очрашу Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитетында узды. Федераль коллегалар белән иң яхшы тәҗрибәләр алышу чараның төп максатына әйләнде.
Анда Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, депутат Татьяна Ларионова катнашты.
Нина Останина билгеләп үткәнчә, гаилә илебезнең төп кыйммәте булып тора. Әлбәттә инде, гаилә корырга ниятләүчеләр ЗАГСка килә. Ә ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләренең югары миссиясе мондыйлар өчен төп этәргеч көчкә әйләнә.
Россия юстиция министры урынбасары Максим Бесхмельницын Татарстан ЗАГСларының югары дәрәҗәдә камил эшләвен ассызыклап, быел октябрь аенда Казанда Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре белән Бөтенроссия киңәшмәсе узачагы турында белдерде.
Киңәшмәдә шулай ук Федераль дәүләт статистика хезмәте, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы ЗАГС бүлекләре башлыкларына дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруга, гаилә институтын ныгытуга һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга керткән өлешләре өчен Дума комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Делегация әгъзалары Дәүләт Думасында булганнан соң Мәскәүнең 4 нче ЗАГСына сугылды. Биредә алар башкалада ЗАГС эшен оештыру белән танышты. Мәскәү шәһәренең ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Бутов эшчәнлекнең алдынгы юнәлешләре, эшчәнлекне цифрлаштыру һәм халыкка хезмәт күрсәтүдә яңа алымнар турында сөйләде.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар иң яхшы тәҗрибәләр белән алышуга һәм һөнәри бергәлекне үстерүгә ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез