Татарстан зарарлы гадәтләргә бирешмәүче 20 төбәк арасына кергән

Татарстан узган ел йомгаклары буенча зарарлы гадәтләргә азрак бирешүче 20 төбәк исәбенә кергән. “РИА Новости” үткәргән тикшеренү нәтиҗәсе шундый. Тик республика, 2018 елдагы белән чагыштырганда, бераз сынаткан: 11 нче урыннан 14нчегә калган. Ә инде зарарлы гадәтләргә бирешмәү рейтингында, элеккечә үк, Төньяк Кавказ республикаларына тиңнәр юк. Болар – Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Кабарты- Балкар. Бу юлы аларга Тамбов өлкәсе дә кушылган.
Белгечләр фикеренчә, Төньяк Кавказда зарарлы гадәтләрнең азрак таралуы халыкның тормыш рәвешенә, менталитетына, кырыс традицияләргә бәйле.
Әйтергә кирәк, Мәскәү (2018 елда 57нче урында торса, 2019 елда – 49 урында) һәм Санкт-Петербург (2018 елда – 70нче, узган ел йомгаклары буенча – 63 нче) рейтингтагы хәлләрен яхшырткан. Илебез башкаласында яшәүчеләр тартуга мөкиббән китсә, Питер халкына наркотиклар проблемасы белән еш очрашырга туры килә икән. Ә инде зарарлы гадәтләргә кемгә караганда да күбрәк бирешүчеләр, элеккечә үк, Магадан һәм Сахалин өлкәләрендә, Хакасия һәм Бурятиядә яши.
Рейтингны төзүдә тәмәке һәм хәмер куллану, исерек хәлдә, наркотиклар кулланган хәлдә кылынган җинаятьләр саны, хәмердән агулану аркасында үлем-китем күрсәткечләре исәпкә алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре