Һәр атна саен өчәр бүләк – барлыгы 9 Xiaomi телевизоры уйнатыла!
Бәйгене ВКонтакте социаль челтәрендә #ТатарстанАлга төркеме оештыра.
Бәйгенең беренче атнасы темасы: #ЛетоВТатарстане: “Татарстанда бу җәйне ничек үткәрдем” дип атала. Хезмәтләр 21 августка кадәр кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен:
– 17-21 август аралыгында ВКонтакте да үзегезнең сәхифәгездә атна темасына багышланган фотосурәт урнаштырырга;
– #ТатарстанАлга һәм #ЛетоВТатарстане хэштегларын өстәргә кирәк; – сәхифә ачык булырга, 18 яшьтән зуррак физик затныкы һәм кимендә 30 көн элек теркәлгән булырга тиеш.
22 август көнне 18.00 сәгатьтә ВКонтакте социаль челтәрендәге Татарстан Алга рәсми төркемендә беренче атнаның өч җиңүчесе аталачак. Аларның һәркайсына Xiaomi телевизоры тапшырылачак. Шуннан соңгы ике атнада да шундый ук бүләкләр – һәр атна саен өчәр телевизор уйнатылачак. Беренче атнада бүләкләр уйнатуда ничек катнашырга икәнен Татарстан Алга төркемендә карарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез