Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта

Төньяк циклоны йогынтысы нәтиҗәсендә Татарстанда кар явуы көтелә, көндез буран булачак.

Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да күбрәккә начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка исә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метрдан, урыны белән 16 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы -5-0 градус тәшкил итә.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре