Газетага язылу

Татарстанда 1 градус җылы булачак

Бүген Татарстанда циклонның җылы агымы тәэсире нәтиҗәсендә температураның күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава, урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык саклана. 

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15 метрга кадәр җитәчәк.

Көндез һава температурасы  -3, +1 градуска кадәр җылыначак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре